Йөзләгән мотоцикл Ишкәк ишү спорты үзәгендә «Gymkhana Camp» - мотоспорт ярышында катнашты.
Мотоджимхан (motorcycle gymkhana) – катнашучы билгеле бер дистанциядә конуслы трассада маневрлар ясый. Әлеге спорт юнәлеше Япониядә 70- нче елларда барлыкка килгән. Ярышларда теләгән һәрбер мотоциклчы катнаша ала.
Чараны оештыручы Денис Винокуров мотоджимханны мотоспортның рәсми рәвештә мөстәкыйль дисциплина булып танылуын әйтте. Казан «райдерлары» лидеры Илшат Сафаров әйтүенчә, мотоспорт белән эре шәһәрләрдә дә шөгыльләнәләр. Регуляр рәвештә ярышлар узып тора. «Gymkhana Camp» кебек масштаблы тарихта беренче тапкыр уздырыла. Казанда әлеге хәрәкәтнең фанатлары 27 нче июльдә башланып кикән турнир оештырдылар. Чәршәмбе көннән Ишкәк ишү үзәге каршында мотоциклистларның күнекмәләр лагере урнашачак. Әлеге урында алдынгы «райдерлар» өчен мастер-класслар уза.
Сафаров сөйләвенчә, Казанда «фигуралы» мотоцикл йөрү буенча 200 кеше шөгыльләнә. Күнекмәләр атнасына ике тапкыр уздырырла. Казан «райдер»ларының ГИБДД вәкилләре белән яхшы мөнәсәбәт.
Шулай ук Илшат Сафаров әңгәмәдә зур рәхмәтне академия ректоры Йосып Якубовка һәм Ишкәк ишү үзәге директоры Альберт Каримовка җиткерде. Аныдң әйтүенчә, әлеге үзәк – «мотолагер» өчен идеаль урын. Үзәктә урнашса да, ул яшәү кварталларыннан аерым һәм яшәүчеләргә комаучаулык тудырмый.



