Идел буе академиясе аспиранткасы Светлана Ромашина Светлана Колесниченко белән су спорты дөнья чемпионатында техник программада җиңү яуладылар. «Фантастик Токио» программасы белән алар 95,9010 балл җыйдылар. 

Икенче урынны китаянка Вэньянь Сунь белән Сюэчэнь Хуан яулады, өченче урынны украинкалар Анастасия Савчук белән Марта Федина алды. Әйтергә кирәк, 29-яшьлек Ромашина биш тапкыр Олимпия чемпионкасы, ә 25-яшьлек Колесниченко Олимпиада-2016 чемпионкасы булды.