Россия-япон яшьләр лагере "Спорт – дуслык күпере" Татарстан Республикасының кендо федерациясе ярдәмендә Идел буе академисенең Ишкәк ишү сараенда оешты.
Заманча сугыш сәнгате традицион самурай техник сугыш төрләреннән килгән. Татарстанда кендо федерациясе 2007 нче елдан эшли. Яшүсмерләр җыелма командасы да оешкан.
Лагерне оештыру 2019 нчы елның октябрь аенда узачак кендо милли чемпионаты башланыр алдыннан генераль репетиция булып тора. Әлеге чарада спортсменнар япон префектурасы Оитада 12 илнең вәкиле белән танышты. Программа кысаларында лагер кунаклары бердәм күнекмәләр алып бара, татар аш-суын хәзерләү мастер-классларында катнаша. Лагерь программасын дустанә кендо-турнир төгәлли. Аның җиңүчесе кендо Казан мәктәбе укучысы - Тимур Сайфутдинов.



