Идел буе академиясе федераль оператор ВФСК ГТО белән берлектә нормативларны тапшыру информацион проект ГТОны тормышка ашыра. Әлеге проект уңышлы чыксын өчен Идел буе академиясе экспертларының киңәшләрен үтиләр. Алар арасында спорт менеджменты, рекреация һәм спорт-сәламәтләндерү туризмы кафедрасы җитәкчесе, профессор Галина Голубева, медико-биологик дисциплиналар кафедрасы җитәкчесе, доцент Андрей Назаренко һәм аның коллегасы, медицина фәннәре кандидаты Наилә Давлетова, спорт табибы Рөстәм Якубов һәм нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат, гимнастика теория һәм методика кафедрасының өлкән лаборанты Софья Муртищева. ВФСК ГТО федераль мәйданнарда һәм  социаль челтәрләрдә экспертларның 30 методик әсбабы чыкты, алар ярты миллион кеше тарафыннан каралган.

Хәзер чиратта видеоролик төшерүләр. Визуаль инструкцияләр ярдәмендә сәламәт яшәү рәвешен ничек алып барырга, дөрес туклану, тән массасын көйләп тору, режим, гаилә өчен спорт төрләрен барлау һ.б. Роликларның сценариелары өчен төп нигез экспертларның методик күрсәтмәләре, геройлар исә академия укытучылары һәм хезмәткәрләре.

ГТО нормативларыни тапшыру материалларын көз аенда федераль оператор ВФСК ГТО һәм Идел буе академиясенең рәсми челтәрендә күреп була.