6-10 нчы июньдә Новочебоксарск шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппаратында чикләүләр булган спортсменнар өчен парабадминтон ярышы узды, әлеге чарада Идел буе академиясенең чыгарылыш Олег Донцов җиңү яулады.
Академиянең беренче курс студенты Павел Куликов белән берлектә, Олег Донцов парлы разрядта җиңү яулады. Катнаш разрядта Куликов ярышны отты. Куликовның парабадминтонистка Наталья Яремчук белән тандемы көмеш җиңү китерсә, Донцов Төньяк башкаладан килгән Каролина Иванова белән «бронза» яулады.
Әйтергә кирәк, Новочебоксарсктан кайткач Олег Донцов уңышлы гына бакалавр дипломын яклады. Бүген исә ул Россиянең җыелма командасы составында Ирландиягә эре рейтинг турниры Irish Para-Badminton Internationalда катнашу өчен кузгалды. Донцов җиңүнең аерым мәгънәгә ия булуын ассызыклады:
- Бу сезон – Олимпиадага сайлап алу сезоны. Һәрбер нәтиҗә мәгънәгә ия. Хәзерге көндә алда 7-8 турнир көтә, шул исәптән Ирландиядә.



