Республика яшьләр форумы «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» иң яхшы проектлар конкурс программасы буенча Казан IТ-паркта финалына узды.

Барлыгы Форумга 963 проект бирелгән. Нәтиҗәләр буенча 41 эш кенә финалга узды! Алар арасында «Безнең ишегалды уеннары» проекты белән магистрант Линар Шакиров җиңү яулады.

- Проект икенче ел рәттән уздырыла, - дип сөйли автор. – Бу проект нәтиҗәсендә ишегалды уеннары чемпионат программасында уеннар каралган. Иң элек Казанның районнарында финал өлеше узды. Әлеге төр активлык җәмгыятьтә яраклашырга, күбрәк хәрәкәтләнергә булыша.

Мин «Яшүсмер» муниципаль учреждениясенә эшләргә килгәндә миңа төрле чаралар үткәрү максаты куелган иде. Мин ишегалды уеннарын үткәрергә булдым. Монда эшләгәндә проект уема килде дә. Иң элек яшүсмерләр арасында сораштыру уздырдык, шуның нигезендә ярышлар исемлеген булдырдык. «Яшүсмер» оешмасында әлеге проектта катнашучылар саны елдан ел арта.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча форумда катнашучылар өченче урын алды.