2019 нчы елның 2- 5 нче маенда Идел буе академисенең бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Россия Кубогы ярышлары уза. Ярышларда катнашучылар Россия бадминтон федерациясе лидерлары – Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Приморье өлкәләреннән 120 спортсмен.
Ярышлар шәхси, парлы һәм катнаш разрядларда үтә.
Татарстан данын Идел буе академиясе студентлары яклый. Шул исәптән лидер - Россия Кублгы ярышы җиңүчесе, Европа чемпионатының көмеш призеры Евгения Косецкая. Командада аның партнерлары студент-чемпионнар Александр Василькин, Әмир Хамидуллин, Михаил Гелашвили һәм чыгарылыш укучысы Виктория Воробьева. Шулай ук Анастасия Редькина, Алинә Романко, Мария Малыгина, Егор Черкасских, Александра Семенова, Екатерина Кадочникова, Юлия Буланцева һәм Захар Устинов катнаша.
Россия Кубок финал ярышлары 5 нче майда сәгать 12дә узачак.



