Идел буе академиясе студенты Никита Шлейхер катнаш дуэтта партнерша Юлия Тимошинина белән 3 нче этап Дөнья сериясе ФИНА ярышларында суга сикерү буенча бронза призерлар булдылар. 10-метр биеклектә Россия пары 310.08 балл җыйды. Кытай дуэты лидерлары Лиан Жунже/Си Йайе, 342.21 балл җыйды. Икенче нәтиҗәне 320.10 кореецлар күрсәтте. Алар Хион Мионг белән Джо Джин Ми. Дөнья сериясе этабы Монреалда бер атнадан соң була. ә бишенче тапкыр Идел буе академиясендә Су спорты төре сараенда узачак.
СК ВВС «Синтез» материаллары буенча



