Идел буе спорт һәм туризм академиясендә туризм буенча Бөтенрәсәй олимпиадасы төгәлләнде. Анда Рәсәйнең 10 регионыннан 320 укучы катнаша, чараны сервис һәм туризм кафедрасы укытучылары уздырды. «Моңа кадәр без студентлар олимпиадасы оештырсак, әлеге конкурс үз эченә ике этапны ала, - дип сөйли кафедра укытучысы Валерий Сморчков. – Читтән торып уздырылган турда 40-минутлык тест. Анда гомуми география һәм туризм географиясе сораулары каралган. Баллар суммасы буенча без илле финалистны сайлап алдык. Беренче һәм икенче урынны Чуваш республикасы  алды. «Бронза»ны Татарстан мәктәп укучылары яулады.

Мордовия, Саратов һәм Ульяновсктан катнашучы укучылар да канәгать калды. Тик читтән торып уздырылган сораулар җиңелрәк булуын билгеләп уздылар.  

«Безнең өчен иң мөхиме мәктәп укучыларының белемнәрен тикшереп кенә калу түгел, аларны академиягә укырга чакыру, безнең мөмкинлекләрне күрсәтү, - дип дәвам итә Валерий Сморчков. Олимпиадада катнашучылар арасында безнең булачак хәзерлекле студентлар булыр дип ышанып калабыз».