3 нче июньнән Идел буе академиясенең Ишкәк ишү спорты сараенда 5 яшьтән алып төрле физик хәзерлектәге балалар спорт лагерена йөри алалар. Язылу башланды.
Балалар өчен көндезге лагерь Казан үзәгенең иң матур җирендә Кабан күле янында урнашкан. Әлеге үзәкнең инфраструктурасы тулы сәламәтләндерү циклына корылган. Смена дәвамында балалар белән төрле күнекмәләр алып барачаклар. Күнекмә өчен су йөзү бассейны, тренажер зал булдырылган.
Барлык күнекмәләрне дә квалификацияле белгечләр, үзәк хезмәткәрләре, тренерлар һәм академиянең өлкән курс студентлары алып бара. Спорт дәресләреннән тыш, балалар өчен төрле мәдәни чаралар каралган. Туклану көненә ике тапкыр «Регата» кунакханәсендә булачак. Лагерьда булу вакыты 8.30 -16.30. 1 нче смена 3 - 14 июньдә, 2нчесе – 15 - 28 июльдә була.
Язылу өчен мәгълүмат: 89003242084
https://www.instagram.com/drozhetsky/



