Идел буе академиясенең өченче курс студенты Джерен Овезова конкурсында титул яулады. Конкурсның финалы Татарстан халыклары дуслыгы йортында узды». Җиңүче исеменә 5 кеше катнашты. Кызлар иң элек үзләренең видео-визиткаларын күрсәтте, аннан  интеллектуаль уенда катнашты. Тамашачыар җырлар, биюләр һәм шигырьләр тыңлады. Джерен Овезова төп титулдан тыш, тамашачылар мәхәббәте призын да яулады.

- Бүләкләү вакытында минем күңелем тулды, үземнең исемемне ишетермен дип уйламаган идем, - дип кичерешләре белән бүлешә Джерен. – Әйтерсең бар зал минем өчн җан атты! Иҗади номерны башкарганда дулкынлану кичердем. Аерым рәхмәт сүзләрен Диләрә Багирова һәм Борис Сафарянцка җиткерәсе килә. Бергә без халыкара бию хәзерләдек!» Хәзер Джерен  үз илен Халыкара студентларның матурлык һәм талант конкурсында «Жемчужина мира" 30 нчы апрельдә Казанның "Мәскәү" үзәгендә яклаячак.