Идел буе спорт академиясенең дүрт студенты яшьләрнең республика белем бирү проекты - «Кадрлар резервы-2019»нда катнаша. Гаризаны әлеге проектка Татарстанның 33 муниципаль районыннан 1300 кеше биргән. Сайлап алу буенча 140 кеше үткән. Алар арасында аспирантка һәм яшь укытучы Диләрә Баширова, дүртенче курс студентлары Станислав Чапурин белән Александр Василькин һәм икенче курс студенты Алена Бакирова. Бадминтон уенчысы Василькин беренче этапта ярышлар булу сәбәпле катнаша алмады. Калган катнашучылар ике модульдә: «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү» һәм «НКО үсеше һәм эре проектлар белән идарә итү» катнаша, катнашучылар 15 миссияне узып, Татарстан Республикасы кадрлар резервы финалына чыгарга әзерләнәләр!



