Бөгелмәдә сугышчы интернационалистларга багышланган кикбоксинг «фулл–контакт» дисциплинасы буенча турнирда Идел буе академиясенең  физик тәрбия һәм спорт теория һәм методика кафедрасы укытучысы Илназ Сайфуллин мәртәбәле кунак булды.

Кикбоксинг буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Илназ Сайфуллин турнирга Россия спорты легендалары – кикбоксинг буенча дөня чемпионы Алексей Трифонов һәм  бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев белән килде.

Әлеге мәртәбәле кунаклар турнир ачылышында булды, җанатарлар өчен автограф-сессия уздырылды. Илназ Сайфуллин белән Алексей Трифонов ярышларның җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләү тантанасында булдылар.