21 - 24 нче мартта Софиядә тхэквондо буенча узган II Европа ярышларында Идел буе спорт академисе студентлары Глеб Хомяков белән Валерия Демидова җиңү яулады.
Барлыгы рейтинг турнирында 1800 спортсмен катнашты. Икенче курс студенты Глеб Хомяков Болгариядә көмеш медаль яулады, ә беренче курс студенты Валерия Демидова – «бронза». Аларның тренерлары сугыш төрләре теория һәм методика кафедрасы укытучысы Алексей Каплев.
«Көмеш» җиңү Хомяковка Рәсәй җыелма командасы составында Евроапа беренчелеге ярышына барырга мөмкинлек бирә.



