Бокс буенча «Б» классы IV өлкәара турнирында җиңүчеләр булып Идел буе акдемиясе студентлары Тимофей Джафаров (үлчәү категориясе 60 кг) һәм Игорь Царегородцев (49 кг).

Әлеге турнир март ае башында Йошкар-Олада Төняк Кавказда хезмәт үтәгәндә һәлак булган сугышчылар рухына багышланган. Игорь Царегородцев өчен Марий Элда алган уңыш беренче түгел. Аннан соң «академик» Екатеринбургта Россия чемпионатында икенче урын алды. Киләсе старт ТР боксерлары Спартакиадасы. Ярышлар 22 нче апрельдә узачак.