Футбол буенча тренерлар Казанда квалификацияне үстерү өстендә эшли алалар.

(Казан «Татар-информ», Виктория Елфимова). Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында футбол буенча тренерларның Югары мәктәп өлкәара үзәге ачылачак. Әлеге хәбәрне «Татар-информ»га вуз ректоры Йосып Якубов җиткерде.

«РФСның техник комитеты утырышында Казанда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе базасында футбол буенча тренерларның Югары мәктәп өлкәара үзәге ачылачак», - дип сөйләде Йосып Якубов. – Безнең Корбан Бердыев белән сөйләшү булды, үзәкнең аккредитацииясе өчен барлык документларны без Мәскәүгә җибәрдек. Югары мәктәп өлкәара үзәге тренерларга УЕФА дәрәҗәсеннән тыш, аттестацион категория бирә». 

«Бүген Идел буе академиясе республика һәм Бөтенрәсәй федерацияләре белән хоккей һәм баскетбол тренерларын хәзерләү өстендә эшли. Май  аенда беренче тапкыр Академиядә республикада волейбол буенча тренерлар хәзерләү курслары узачак, - дип сөйли Йосып Якубов. – Өлкәара үзәктә белем алу тыңлаучыларга Рәсәй чемпионатларында командалар белән эшләү өчен таныклык алырга мөмкинлек бирә».