Идел буе академиясенең 100 студенты Александра Севастьяновоа - «Хэдхантер Поволжье» кампания вәкиле, хезмәт базары экспертының мастер-классында булды.  Хәзер күп белгечләр стажга карамастан, яхшы эш табу юлында.

Вузның потенциаль чыгарылыш укучылары хезмәт базарын тутыралар. Александра Севастьянова резюмеда фото куярга, карьера стартында 100 мең сум сорарга ярамый дип аңлатты… «Резюмега Инстаграмнан фотосурәтләрне куймагыз, үз “бәя”гезне куймагыз, - дип аңлатты эксперт.

Хәзер эш эзләү буенча интернет челтәре популяр. Әлегә беркем дә төгәл резюме язып тапшырып, җавап көтүне кире какмады».

- Без төрле өлкә студентлары белән эшлибез, вебинарлар оештырабыз, -  дип сөйли Александра Севастьянова мастер-класстан соң. -  Хәзер исә беренче курстан ук студентлар эш эзли башлый. Аларга әле белем алу җитеп бетми…  Физик тәрбия буенча хезмәт базарында бер урынга 5-6 кешет дәгьва белдерә. Бу исә һөнәри көндәшлек галәмәте. Бигрәк тә Татарстанда фитнес-индустриягә биш ел эчендә сорау 4 тапкыр артты. Бу исә яңа спортзаллар булу, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бәйле… Бигрәк тә шәхси тренерлар сорала. Бу исә футбол буенча дөнья чемпионатын кабул иткән Казан шикелле туристик шәһәрләргә кагыла.