Красноярскта узган XXIX Бөтендөнья кышкы универсиадада академиянең данын спортсменнар гына түгел, өч факультетның волонтерлары да яклады. Кышкы уеннар-2019 башкаласыннан кайту белән, алар Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов белән Универсиада Музеенда очрашты. Академиянең җиде кыю кызы - Мария Воробьева, Диана Лемешева, Алина Мишкина, Ольга Чумарова, Екатерина Шубина, Анна Кондикова һәм Анна Беляева ректорга волонтер булуның таләпләре һәм маҗаралары турында сөйләделәр. Кызларның футбол 2017 Кубок Конфедерациясе һәм FIFA 2018 дөнья чемпионатында алган волонтерлык тәҗрибәсе бар.
«Мин бүләкләү тантанасында эшләдем, аларга телевизион яктан бар да яхшы һәм матур чыксын өчен аңлаттым дип сөйли Диана Лемешева. – Инглиз теле буенча да тәҗрибәмне арттырырга теләдем, тик Рәсәй җиңде… Волонтерларның Казанны белүе, студент уеннарының югары дәрәҗәдә узуы шатлыклы күренеш».
Ректор да Красноярскка барган сәфәре турында сөйләде. «Кышкы Универсиада уңышлы узды, - дип ассызыклады Академия ректоры. – Әлеге чарада Яна Кирпиченко һәм Егор Казариновны күрдем. Академия данын студентлар әлеге чарада лаеклы яклады, оештыручылар Универсиаданы истә калырлык студентлар бәйрәме ясадылар. Сезнең тарафтан алган тәҗрибә бәһасез».



