Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе укытучылары Бөтенрәсәй физик тәрбия-спорт комплексы федераль проекты "Хезмәткә һәм саклауга әзер" проекты экспертлары булды. Идел буе академиясе вәкилләре 21 нче мартта социаль челтәрдә физик тәрбия, сәламәт яшәү рәвеше һәм туклану темаларына кагылган проект башланып китте.
Идел буе академиясе профессиональ спортта белгечәр хәзерли. Инновацион белем бирү мәйданы спорт фәне һәм яңа белем бирү технологияләрен берләштерә.
Профессор-укытучылар составы һәм хезмәткәрләр ел саен фәнни әсбаплар хәзерли һәм алар халыкара һәм Рәсәй басма журналларда басылып чыга.
Проектта экспертлар булып Идел буе академиясе укытучылары чыга:
Андрей Назаренко - медик-биология фәннәре кафедрасы җитәкчесе, доцент, биология фәннәре кандидаты, спорт физиологы, бадминтон бунча спорт мастерына кандидат.
Галина Голубева – спорт менеджменты, рекреация һәм спорт-сәамәтләндерү туризмы кафедрасы җитәкчесе, педагогика фәннәре докторы, профессор, «Энерджи беби» мәктәбе авторы, «Чемпион үстерәбез!» курслары җитәкчесе.
Давлетова Наилә - медик-биология фәннәре кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, «Татарстан Республикасында 2015-2020 нче елга стратегик талантлар белән идарә итү» дәүләт программасы фәнни-эксперт советы вәкиле.
Софья Муртищева – нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат, Бөтенрәсәй ярышларының күп тапкырлар җиңүчесе һәм призеры.
Рөстәм Якубов – йөзү буенча студентлшар җыелма командасының спорт табибы, гамәли хирург
Физик күнекмәләр организм, туклануга гаиләгә тәэсире турында материаллар атнасына бер тапкыр ГТО комплексы рәсми «Instagram» һәм «ВКонтакте» битендә чыгачак.



