Идел буе академиясе студенты Александр Чичеров спорт гимнастикасы буенча России җыелма команда составында Германиядә узган ярышта җиңү яулады. Спорт гимнастикасы Федерациясенең рәсми сайты буенча җиңүченең нәтиҗәсе — 170,995 балл. Икенче урынны Германия вәкилләре алды (168,162 балл), өченче урында Япония гимнастлары (168,065). Чичеров белән бергә турнир җиңүчеләре Дмитрий Ланкин, Иван Стретович, Никита Игнатьев, Илья Кибартас. Чичеров әлеге ярышта өч снарядта чыгыш ясады.