Татарстан Республикасының министрлар Кабинетында Красноярскта чыгыш ясаган Татарстан спортсменнарының XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадада чыгышы буенча брифинг узды.
Республиканың спорт министры Владимир Леонов Татарстан данын яклаган спортсменнарның китергән уңышын барлады:
- Безнең спортсменнарның исәбендә 8 медаль – 4 алтын, 3 көмеш һәм 1 бронза медаль. Бу спортта спортсменнар, тренерлар, республика федерацияләре һәм уку йортларының уртак нәтиҗәсе. – Министр күпчелек Татарстан медалистларының Идел буе академиясе укучылары икәнен билгеләде, Универсиада-2019 ның дүрт тапкыр чаңгы ярышы буенча җиңүче Яна Кирпиченконың уңышын «ректор Йосып Якубовның шәхси уңышы дип атарга була».
Вузлар темасына кагылып, министр Идел буе академиясенең ролен республиканың спорт үсешендә билгеләде:
- Татарстанның спорт делегациясе мисалында шуны әйтәсе килә, безнең регионда спортсменнар өчен балалар яшүсмерләр мәктәбе системасында хәзерлек үтеп, профессиональ спорт карьерасы булдырып, укуны процессын дәвам итеп була. Идел буе академиясенең 3 мең студентыннан 300 кеше спорт төрләре буенча составка керә, 150се – Рәсәйнең җыелма команда исәбендә тора», - дип өстәде министр.
Универсиадада академия студентларының катнашу мөһимлеген ректор Йосып Якубов ассызыклады:
«Без студентлар спортын үстерүгә көч куябыз, безнең студентлар бар дәрәҗә ярышларда – республика, Бөтенрәсәй, халыкара спартакиада һәм турнирларда катнаша. Безнең укучылар күптөрле дисциплиналар буенча лидер. Универсиадада китергән уңышлар студентлар өчен зур спортта трамплин, хәзерлекнең әһәмиятле этабы.
Тренерларны хәзерләүдә 19 спорт төреннән, 3се – кышкы. Универсиада булачак физик тәрбия һәм спортта белгечне, тренер, хөкемдарны хәзерләүдә һөнәри тәҗрибә һәм профессиональ компетенцияләр бирә», - дип билгеләде үз чыгышында Йосып Диганшеевич.
minsport.tatarstan.ru материаллары буенча



