Идел буе академиясе студенты Никита Шлейхер Пекинда узган Дөнья сериясе FINA ярышларында 10-метр биеклектән синхрон сикерү буенча (микст бунча көмеш медаль) җиңү яулады. Шлейхер белән Юлия Тимошинина тандемы Кытай пары Си Йайе һәм Лиану Жунжега (346,38) оттырып, икенче нәтиҗә күрсәтте (301, 26 балл).

Әйтергә кирәк, Шлейхер/Тимошинина пары Япониянең Самигахарда узган, беренче этап сериясе ярышларында уңышка иреште. Өченче этап 26 - 28 нче апрельдә Канаданың Монреал шәһәрендә узачак.