Идел буе академиясе магистранты Яна Кирпиченко Рәсәй командасы составында Красноярск Универсиадасында 3Х5 километр эстафетада җиңү яулады. Кирпиченко белән бергә чемпионкалар Екатерина Смирнова белән Алисә Жамбалова булды. Рәсәй студенткалары дистанцияне 43 минут һәм 1,3 секундта узды. Икенче урынны җыелма Япония командасы яулады, ул лидердан 1 минут һәм 32,4 секундка соңарды, өченче булып Италия спортсменнары 1 минут һәм 55,1 секунд соңару белән килде. Алдагы көнне генә Яна Кирпиченко Универсиадада 5 километр классик һәм 5-километр ярышта ике бронза медаль яулады.



