Рәсәй командасы Team Tatarstan синхрон шуу буенча Универсиада-2019да кыска программа буенча икенче урын алды. «Татарстан» фигуристлары 82,23 балл җыеп, фин командасына Team Unique (85,49) оттырды. Бронзаны икенче фин командасы Marigold Ice Unity (81,50) алды. Икенче Рәсәй командасы Dream Team (39,23) дүртенче булды. Нәтитҗәдә Татарстан командасы җыелма  Финляндиягә (Team Unique) техника буенча оттырды, дип хәбәр итә sport.business-gazeta.ru. Әйтергә кирәк, "Татарстан" составында Идел буе академиясе студентлары Дарья Бусыгина, Диләрә Зарипова, Луиза Муртазина һәм Рената Хузина чыгыш ясый. Бүген туп белән хоккей буенча җыелма ир-атлар командасы Швеция командасын 7:2 исәбенә җиңде. Безнең команда составында ярымсакчы "Динамо", Идел буе академиясе студенты Владислав Веселов. Ярымфиналда 9 нчы мартта Рәсәй командасы финнар белән очрашса, шведлар Норвегия командасы белән көч сынашачак.

Фото russian.rt.com