Идел буе спорт академиясенең 4 нче курс студенткасы, сноубордистка Милена Быкова Красноярскта узучы Универсиада-2019да старт алып, көмеш  медаль яулады. Ярымфиналда Быкова Мария Валованы узып, финалда 26 секундка Корея спортсмены Харим Йонга оттырды. Үз чиратында финалда Россия спортсмены Наталья Соболеваны җиңде. 

Идел буе спорт академиясе ректоры Йосып Якубов Милена Быковага тәбрикләү телеграммасы җибәрде: «Хөрмәтле Милена! Сезне Универсиада -2019 уңышлы чыгышыгыз белән котлыйм. Әлеге медаль сезнең өчен Красноярскта соңгысы булмавына өметләнәм! Идел буе академиясе девизы «Җиңәргә өйрән!». Сезнең яулап алган "көмеш" – Татарстан һәм Россиянең спорт җиңүләре юлында мөһим адым!

Хөрмәт белән, Идел буе спорт академиясе ректоры Йосып Якубов».