Никита Шлейхер суга сикерү буенча Дөнья FINA сериясе ярышларын лаеклы рәвештә Япониянең Сагамихар шәһәрендә төгәлләде. Татарстан спортсмены 10-метр биеклектән сикерү буенча 5 нче урынны алды дип хәбәр итә СК ВВС «Синтез» матбугат-хезмәте.
Ярымфиналда 492.25 балл җыеп, финалда – 512.40 балл югары күрсәткечкә ия булды. Иң «кыйммәтле сикерүләр» - 6245D – кулда тотынып сикерү, 2 артка таба ике әйләнеш ясау, 2.5 винт, 5255B - 2.5 әйләнеш, 2.5 винта артка– Татарстан спортсменына 91.80 балл китерде.
Әйтергә кирәк, микстта 10-метр биеклектә Никита Шлейхер Юлия Тимошинина белән икенче булды.
Япониядә ярышлар төгәлләнде. 7 нче мартта Никита Шлейхер Пекинда икенче этап Дөнья сериясе ярышларында катнаша.
Әйтергә кирәк, 10 - 12 нче майда алдагы этап ярышлары Идел буе академиясенең Су спорты сараенда узачак.



