Министрлар белән очрашуда – Красноярсктагы кышкы Универсиада илләре, ЮНЕСКО вәкиллеге, Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов 2020 нче елда  вуз базасында Халыкара фәнни конгресс «Олимпия спорты һәм бөтен кеше өчен спорт» чарасының уздыралачагын билгеләде. Идел буе академиясе 2012 нче елдан физик тәрбия һәм спорт университетлары Халыкара ассоциация вәкиле булып тора. Бу ассоциация составына дөньяның 57 алдынгы вузы керә. Һәр ел саен әлеге оешма Халыкара олимпия комитеты Халыкара студентлар спорты федерациясе белән элемтәдә фәнни форумны олимпия хәрәкәте һәм белем бирү мәсьәләләре буенча уздыра. 2019 нчы елда Конгресс Индиядә узса, алдагы елны Грузиядә узды һәм шушы илдә 2020 нче елда Россиядә Идел буе академиясе базасында Конгрессны уздыру турында килешү булды.

2020 нче елның 10 - 13 нче июнендә XXIV Халыкара конгресс Казанда кунакларны һәм катнашучыларны кабул итәчәк. Фәнни форум юнәлешләре модельләштерү, олимпия спорты белән идарә итү, спортсменнарның физик хәзерлеге, сәламәт яшәүдә массакүләм спорт.

«Казанга килегез, - дип мөрәҗәгать итте коллегаларга Йосып Якубов. – Мин сезне спорт фәненә кагылышлы сораулар турында фикер алыырга гына түгел, масштаблы спорт чараларының ни дәрәҗәдә файдалы булуын күрүегезне телим! Идел буе академиясендә күрешкәнчегә кадәр!»