Сыктывкарда 23-27 нче февральдә чаңгы ярышлары буенча Россия Кубогы финал ярышлары уза. Шәхси  спринтта ирекле стиль белән 1,4 км дистанциядә хатын-кызлар арасында көмеш медальне Идел буе академиясе студенты, Красноярскта Универсиада-2019 катнашучысы Христина Мацокина яулады.