23-25 нче февральдә КФУның спорт залында өч эре чара фитнес-аэробика буенча, югары уку йортлары Спартакиадасы һәм «Илнең киләчәге» беренчелек ярышлары уза. Быел ярышларга 441 спортсмен язылган. Спартакиадада ТР югары уку йорртларыннан 33 команда катнаша. «Степ-аэробика», «аэробика», «5 кешелек аэробика», «хип-хоп», «хип-хоп зур төркем» дисциплиналар буенча чыгышлар була. Академиянең «Импульс» командасы «5 кешелек аэробика» дисциплинасы буенча беренче һәм «Аэробика» дисциплинасы буенча өченче урын алды. «Хип-хоп» дисциплинасы буенча академиянең «LTW» командасы җиңүче булып танылды.