Идел буе спорт академиясе администрациясе Татарстанның Биектау муниципаль районы студентлары һәм җитәкчелеге белән очрашты.

Академия ректоры Йосып Якубов район җитәкчесе Рөстәм Калимуллинга  спорт һәм туризм өлкәсендә булачак кадр белән таныштырды. Район җитәкчесе белән бергә әлеге чарага яшләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миннебаев һәм «Биектау» балалар-яшүсмерләр мәктәбе директоры Андриян Тябин килде. Академиянең 24 студенты район җитәкчелеге белән әңгәмә кора алды.  

Сервис һәм туризм факультеты студенткасы Диләфрүз Гарифуллина Биектау районы территориясендә этнопарк төзү турында диплом эшен язуын әйтте.  «Әлбәттә! Шуңа да без монда, - дип сөйләде Рөстәм Калимуллин. – Сезнең белән очрашу алдыннан гына без уку корпусын йөреп чыктык һәм тулаем академиянең мөмкинлекләрен, уку өчен тудырган шартларны күреп гаҗәпкә калдык. Спорт темасына килгәндә, студентлар районда гир спорты дисциплинасы турында кызыксындылар. Рөстәм Калимуллин әлеге сорауларның энтузиазм белән каралуын әйтте һәм нинди генә төр спорт булмасын, тренер булачак чемпионнарны үстерә ала. «Мин академиянең  районнар белән элемтә тота алуына шатмын, - дип фикерен бүлеште чыгышы белән Биектау районыннан, сервис һәм туризм факультеты студенты  Аделя Саитова. – Район вәкилчелеге безнең киләчәк белән кызыксына. Юкка гына әйтмиләр, «кайда тудың – шунда кирәк булдың!»