Волейбол буенча Евротур-2018/19 лидерлары ярышларда катнашты, Татарстан командасы составында академия магистранты Виктор Марков.
Виктор Идел буе академиясенә укырга Пенза өлкәсеннән килгән. Ул анда җирле балалар-яшүсмерләр мәктәбендә волейбол белән шөгыльләнгән. Академиядә ике ел студентлар «Академия-Казан» командасында чыгыш ясый, тик җәрәхәт алу аркасында бер ел сәламәтләнүгә китә. Марков магистратурадан соң аспирантурага укырга кереп, кандидатлык фәнни эшен якламакчы була. Үзенең киләчәген фәнни һәм укытучылык эше белән бәйләмәкче була. Параллель рәвештә тренер булып та эшли: спорт мәктәбендә төркем күнекмәләре алып бара, Юлия Софиканова җитәкчелегендәге «Утырып уйналучы волейбол» проектында катнаша.
Әлеге спорт төре бүген бик актив. Карда уйналучы волейбол белән җылы илләр дә кызыксына. Альп тауларына спорт сәяхәтләре әлеге максаттан оештырыла. Дөнья федерациясе узган елны Иранда турнир оештырды. Хәзер исә әлеге спорт төрен кышкы олимпия уеннары программасына кертү буенча сөйләшүләр алып барыла. Узган елны Австриядә Европа чемпионаты оештырылды. Турнирда сайлап алу буенча Евротур этаплары уза. Аның нәтиҗәләре буенча илләргә юлламалр бирелә.
Декабрь аенда этап беренче тапкыр Мәскәүдә узды. Анда төп кагыйдәләр буенча: мәйданда өч кеше уйный, плюс берәү запаста кала. Виктор Марков сөйләвенчә, кышкы волейбол пляж волейболы “күләгәсеннән” чыга. Моннан тыш, Мәскәүдә Виктор легендар Ллое Болл, Казан «Зенит»ның. экс-капитаны белән күреште. Болл Америка командасы составында Россиягә килде.
- Кызганыч, Боллга каршы уйнап булмады, - дип сөйли Виктор. – Алар ярымфиналда румыннарга оттырды. Иртән Ллое белән күрештем, бүген уйныйбызмы дип сорадым. Ә ул кул гына селтәде: без кичә оттырдык!
Гомумән алганда, Виктор Марковның тормыш ритмы тыгыз. Спорт, уку, тренерлык эше. Моннан тыш ул «Мин – профессионал» конкурсында катнашты. Теоретик тест 100% үтәлде.
- Иҗади биремдә мин гадел булдым. Эссе да яздым. Анда мин тренерлык эшчәнлеге турында яздым …



