2 - 12 нче мартта Красноярскта XXIX Бөтендөнья кышкы универсиада уза. Спортсмен-студентларга 11 спорт төре буенча 76 комплект медаль уйнатыла: биатлон, тау чаңгысы спорты, керлинг, чаңгы ярышлары, сноуборд, чаңгыда спорт ориентлашу, фигуралы шуу, тимераякта шуу, фристайл, хоккей, туп белән хоккей һәм шорт-трек.

Идел буе академиясе студентлары атлетлар ролендә генә түгел, волонтерлар булып та әлеге чарада катнаша. Красноярскка төрле волонтерлык функцияләре буенча Мария Воробьева, Диана Лемешева, Алина Мишкина, Ольга Чумарова, Екатерина Шубина, Анна Кондикова һәм Анна Беляева бара.

 «Эмоцияләр бары уңай, чемоданнар җыелган, хәзер көтәбез, - дип сөйли Мария Воробьева. – Минем функция – Милли федерациясе студентлар спорты супервайзер-атташе. Бу исә яңа тәҗрибә, яңа танышулар. Универсиадада 100 волонтер-чит ил кешесе була».

 «Эмоцияләр минем өчен әйтеп бетергесез.- Мин халыкакра стажировкаларда булдым. Казанда волонтерлык белән шөгыльләндем, монда яңа мөхит, мәдәният, аралашу, тарих, шәһәр. Мин кышкы спорт төрләрен бик яратам, бигрәк тә биатлон».

«Миңа кышкы спорт төрләреннән кёрлинг ошый, - дип өстәде Мария Воробьева. – Казанда әлеге спорт төре буенча дөнья чемпионатында мин волонтер булдым. Җыелма Россия командасы өчен җан атачакмын».