Идел буе спорт һәм туризм академиясендә физик тәрбия буенча укучылар арасында Олимпиада төгәлләнде. Җиңүче һәм призерларның исемнәре Ачык ишекләр көнендә сәхнәдән аталды. 60 потенциаль Казан, Татарстанның муниципаль районнары һәм күрше регионнар - Марий-Эл һәм Чувашия актив катнашты. Медаль, кубок һәм дипломнардан тыш, укучылар укырга кергәндә өстәлү максатыннан 5 баллга ия булды.
- Кайчак бер баллда зур мәгънәгә ия, - дип сөйли циклик спорт төрләре кафедрасы укытучысы, профессор Илдар Латыпов, аның инициативсы белән әлеге чара җиденче тапкыр уздырыла. Шуның өстенә җиңүчедә ГТО ның алтын билгесе булса, димәк аңа 10 балл өстәлә!
Шул яулап алынган 5 балл кемнеңдер язмышын хәл итәргә мөмкин. Әлеге Олимпиадада катнашып, укучылар Бөтенрәсәй этабына әзерләнә ала. Җиңүче һәм призерлар физик тәрбия вузына имтиханнарсыз укырга керәчәк. Академиядәге Олимпиада иң яхшы хәзерлек булып тора. Әлеге чараның программасында 6 спорт төре буенча биремнәрне ала (гимнастика, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү, волейбол, баскетбол) һәм теория өлеше. Илдар Латыпов тест биремнәрен ясаганда узган күптөрле спорт чаралары мәгълүматларн куллана:: футбол буенча дөня чемпионаты-2018, Пхенчханда Олимпия уеннары-2018, Красноярскта узачак Универсиада-2019. Күпчелек катнашучылар Идел буе академиясенә керергә ризалык белдергән дә.
Олимпиада көткән өметләрне аклады дип сөйли циклик спорт төрләре кафедрасы җитәкчесе Сергей Павлов:
- Безгә Олимпиадада катнашучылар укырга килә. Безнең кафедрада гына хәзер Бөтенрәсәй ярышларда 5 катнашучы. Чөнки әлеге катнашучыар универал булачак тренер, физик тәрбия укытучылары. Хәзерге тренер төрле яклап үсәргә тиеш. Тееоретик биремнәрпне дә уңышлы башкарып чыгу укучының эзләнүчән кабул итү һәм мәглүманы дөрес анализлавын раслый.
Олимпиаданы уздыруда 34 укытучы катнаша! Моңа карамастан, биремнәр катлаулана. Катнашучыларның дәрәҗәсе дә үсә. Күбесе вузда хәзерлек узгач, республика һәм Бөтенрәсәй олимпиадалары җиңүчеләре булды. Быел гына 11 призер һәм җиңүче академия студенты булды. Ел саен гегография дә үсә.
Мәсәлән, Чувашиянең Яльчик районыннан килгән Олег Осипов алты мәктәп укучысын алып килгән. Ул үзенең академиядә инде булганлыгы турында сөйләде. Ике укучы академиядә инде укыса, калганнары укырга керергә теләк белдерә.
Җиңүчеләр квартетында вуз Олимпиадасы җиңүчеләре Базуева, Оксана Федорова, Александр Горин һәм Ирек Билалов. Абсолют җиңүчеләр Анастасия Богомолова һәм Азат Кашапов. Җиңүчеләр Казан, Яр Чаллы, Байлар Сабасы һәм Мамадыштан.



