Россия Федерациясенең спорт Министрлыгы исеменнән шәхсән Сезне студентлар көне белән тәбрикләргә рөхсәт итегез!

Кзанышларны һәм уңышларны сәләтле яшьләрдән - югары һәм урта һөнәри белем бирүчеләрдән башка күз алдына китереп булмый. – Россия спортсменнары-студентлар халыкара аренада бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр, волонтерлар хәрәкәтендә актив катнашалар, сәламәт яшәү рәвешенең нинди кыймәткә ия булуын дәлиллиләр.

Красноярскта 2019 нчы елның төп спорт вакыйгасы XXIX Бөтендөнья  кышкы универсиаданы уздырырга бер айлап вакыт калып бара.  Спорт һәм дуслык бәйрәмендә Рәсәй спортсменнары үзләренең яхшы сыйфатларын күрсәтеп, җанатарларны якты чыгышлары һәм лаеклы җиңүләре белән шатландырырлар дигән өметтә калам.

Барлык студентларга, профессор-укытучылар составына һәм тармак белем бирү оешмаларының җитәкчелегенә ныклы сәламәтлек,  бәхет һәм барлык эшчәнлек өлкәсендә уңышлар телим!

 

Россия Федерациясенең  спорт Министры П.А. КОЛОБКОВ