26 нчы гыйнварда 13 сәгатьтә Идел буе академиясенең уку-лаборатор корпусында потенциаль студентлар белән очрашу була. Яңа елда Ачык ишекләр көне яңа форматта уза. Әлеге көнне абитуриентлар һәм аның әти-әниләре вуз инфраструктурасы, академия факультетлары, профиль кафедра җитәкчеләре белән таныша. Ачык ишекләр көнендә катнашучылар Универсиада авылы буенча экскурсиясиядә булачаклар.

Ачык ишекләр көнендә катнашучыларны теркәү уку корпусының фойесында уза. 13 сәгатьтә Идел буе академиясенең концерт залында потенциаль абитуриентлар, әти-әниләр, тренерлар һәм  спорт федерацияләре, клублар белән академия ректоры Йосып Якубов очраша, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Равил Набиуллин 2019 нчы елга кабул итү тәртибе турында сөйләячәк.

Яхшы гына бонус сыйфатында булачак студентлар «Academy Fitness» фестивалендә катнаша алалар. Проект инициаторы - спорт факультетының спорт секторы җитәкчесе Александра Крюкова. Фестиваль 13.30 да уку корпусында спортзалда (3 нче этаж) башлана. Катнашучылар зумба һәм  power-йога буенча фитнес-сессиядә катнаша ала. Параллель рәвештә катнашучыларга тере музыка һәм призлы конкурслвар тәкъдим ителә. Ачык ишекләр көнендә спорт формасы да бик кирәкле булачак!