Канадада узган хоккей буенча дөнья чемпионатында Рәсәйнең җыелма хоккей командасы бронза медаль яулады. Ярымфиналда безнең команда  Америка командасына (1:2) исәбенә, швейцар көндәшләренә (5:2) исәбенә оттырды. Рәсәй җыелма командада Идел буе академиясеннән саклаучы Даниил Журавлев белән капкачы Әмир Мифтахов бар.

Әлеге уенчылар академиягә узган җәйне керделәр. Икесе дә МХЛда «Барс» төсен яклыйлар. Журавлев чыгышы буенча Түбән Новгородтан, Канадада узган турнирда җиде матчта да уйнады, ә Казаннан Мифтахов турнирда запас голкипер статусында иде.

Sport.business-gazeta.ru порталы Дөнья чемпионаты-2018 дә чыгыш ясаган уенчыларга бәяне түбәндәгечә бирә: 

"Әмир Мифтахов гариза буенча дөнья чемпионаты матчларына кермәгән булса да, аны составка төп турнир атмосферасын тою максаты белән алдылар. Ул исә бәхәссез төп капкачы: Мифтахов ВХЛ клубында беренче номер астында сезонда уйный. «Ак Барс» системасында 18-яшьлек капкачыга дәгъва белдерәләр, ул әлеге ышанычны аклый... 

«Ак Барс»та 18-яшьлек уенчыны клубның киләчәге итеп күрәләр, әлеге җәйдә төп командалар белән уйнады. Скаутлар Журавлёвны яшь Илья Никулин белән чагыштыралар – «Ак Барс» легендасы шушы ук яшьтә югары уен интеллектына һәм яхшы төгәл атака ясаган. Журавлёвның уен тактикасы төп тренер Валерий Брагинга да ошаган һәм аның уенчының гаризасын кабул итүдә шиге булмаган. Журавлёв тренерлар ягыннан чикләнгән булса да, икенче  составта күбрәк хәрәкәтләр иреге алачак".

sport.business-gazeta.ru мәгълүматлары буенча

Фото:  ФХР рәсми сайты