Татарстан Республика башкаласында узган атнаны спорт елына нәтиҗә ясадылар. Әлеге чара Казан Ратушада 11 номинация буенча лауреатларны билгеләп уздылар. Алар арасында Идел буе академиясе чыгарылыш укучылары һәм укытучылары да бар. 

«Олимпия спорт төрләре ел спортсмены» исеменә академия чыгарылыш укучысы Светлана Липатова лаек. Ул ирекле көрәш буенча Европа-2018 чемпионатының бронза призеры. «Муниципаль балалар-яшүсмерләр мәктәбенең иң яхшы яшь хезмәткәре» исеменә «Динамо» тренер-укытучысы, хоккей уенчысы Артур Талипов лаек булды.

«Иң яхшы балалар тренеры» номинациясендә гимнастика кафедрасы укытучысы, «Приволжанка» балалар-яшүсмерләр мәктәбе тренер-укытучысы лаек. Аның укучылары арасында спорт мастеры исеменә лаек булучылар да бар.  

Фото www.kzn.ru