Бүген Казанда 2018 ел буенча теннис буенча Россия чемпионаты старт алды. Турнир Казан теннис академия кортында уза. Ярышлар ачылышында Россиянең теннис Федерациясе президенты Шамил Тарпищев катнашты.

Шамиль Анвярович үзенең сәламләвендә чемпионатта катнашучыларга мөрәҗәгать итте, республикада теннис белән шөгыльләнү өчен бар шартларның да булуын ассызыклады: «Мин турнир хуҗаларына сокланып карыйм. Сезнең эшләгән тырышлыкка рәхмәт әйтәсе килә. Быел Россия теннисына 110 яшь булачак. Брорынгы спорт төрләреннән саналган әлеге спорт Татарстанда уңышлы үсеш ала. Мин беренче чиратта Татарстан президенты Рөстәм Миннихановка, шәһәр мэры Илсур Метшинга, Наил Магановка рәхмәт әйтәсе килә. Тора бара теннис республикада халык тарафыннан да яратылып кабул ителә».

Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов: «Идел буе академиясенең теннис академиясендә әлеге төр статуслы турнирны уздыру игътибарга лаек. Шамил Анвяровичка әлеге объектны спорт тормышы белән  җанландырганы өчен рәхмәт. Үз чиратында турнирда катнашучылар безнең студентлар. Алар өчен бу яхшы тәҗрибә. Бар спортсменнарга да гадел уен телим».  

Вуз данын турнирда студентлар һәм магистрантлар яклый: Никита Валенцев, Иван Михайлюк, Сергей Болотов, Гөлнара Назарова, Александр Боборыкин, Тимур Киямов, Сабина Шайдуллина, Анастасия Чикалкина һәм Ралина Калимуллина.

Киямов чемпионатның старт матчында 19-яшьлек Мәскәүдән Матвей Носовны (6:0, 6:0) җиңде. Боборыкин җитди рәвештә Даниил Кимны (6:0, 6:1) җиңде. Катнаш парлы ярышларда Гөлнара Назарова Кристиана Лозан белән тандемда \Ксения Еремина һәм Глеб Смоляковны (6:3, 6:2) җиңде, Ралина Калимуллина белән Сергей Болотов Мария Крупенина белән Данил Спасибога оттырды (3:6, 2:6). Болотов Никита Валенцевны (6:2, 6:2) җиңде.

Янә бер катнаш пар – Анастасия Чикалкина белән Александр Боборыкин Дарина Леоненко белән Даниил Кимны җиңде (6:1, 6:2). Сабина Шайдуллина Владислав Каширин белән парда Евгения Бурдина / Максим Ратнюк тандемына (2:6, 2:6) оттырды. 

minsport.tatarstan.ru материаллары буенча