Идел буе академиясенең спорт факультеты 4-нче курс студенты Гөлүсә Галиева Элистада узган бокс буенча студентлар дөнья чемпионаты ярышында көмеш җиңүгә иреште. Безнең спортсменка 51 килограмм үлчәү авырлыгында француженка Вассилла Лхадирига оттырды. Финал ярышта Гөлүсә чех спортсмены Петр Лаштовков, ә чирек финалда Тайбэядан Чин Чиай-Хуэйны җиңде.



