Идел буе академиясе Белем көнен Универсиада авылында Флаглар аллеясында уздырды. Әлеге чарада студентлар кураторлары белән очрашты, интерактив мәйданчыкларда катнашты, ректорның бәйрәм сәламен тыңлады, футбол легендасы турында кино карады.

Чарага 500дән артык студент җыелды. Юнәлеш төркемнәренә бүленеп, алар интерактив мәйданнарда булды, конкурсларда катнаштылар, академия эмблемасы җыеп квестта катнаштылар. Футбол, баскетболдан мастеп класслар, татарча милли бию, татарчага рус теленнән сүзләр тәрҗемә итү, викторина сорауларына җавап бирү, Россиянең туризм миссы белән фотога төшү, ГТО мәйданында көчне сынау…

Гомумән алганда, беренче курс студентлары академиянең тормыш ритмын тойдылар, алдагы тугыз ай да кызыклы һәм төрле булачак.Әлбәттә инде укуны да беренче урынга кую кирәк. Академия ректоры Йосып Якубов сәламләүдә шуны әйтте:

- Беренче курс студентлары, сез иң заманча яшь спорт вузына укырга килдегез. Бу техник характеристика ягыннан, матди база, белем бирү технологияләренә бай вуз. Сез моны аңларга тиеш, шуңа да яхшы итеп укырга, булган мөмкинлекләрне кулланырга кирәк!

Сәхнәгә ректор белән академиянең чыгарылыш укучысы, танылган Татарстан спортсменкасы Светлана Демина менде, ул укучылар составында спортсменнар булуын истә тотып, укытучыларга спортсменнарга карата бәяләүдә бик үк кырыс булмаска өндәде.

Тьюторлар Николай Супрунов һәм Дмитрий Прокофьев җитәкчелегендә 8212 беренче курслар төркеме квест җиңүчеләре булдылар. VII студентлар спартакиадасында җиңүне көрәшчеләр яулады. Сәхнәгә лаеклы җиңүне алырга көрәш теория һәм методика кафедрасы җитәкчесе, атказанган Россия тренеры, профессор Юрий Болтиков һәм атказанган Россия тренеры, профессор Азат Ахатов  менде. 2018 нче ел эффектив кураторлар исеменә Виктория Шаган, Валерий Сморчков (сервис һәм туризм факультеты) һәм Иван Евграф (физик тәрбия факультеты) лаек булды. Аларның академик төркемнәре экскурсиягә юнәлде.

Бәйрәм гомуми фотосурәт белән төгәлләнде. Әлеге тарихи фотосурәттә алдынгы спорт клубларының җитәкчеләре, спорт ветераннары, Дәүләт туризм комитеты җитәкчеләре, алдынгы Татарстан тренерлары һәм спортсменнары бар. Беренче көнне үк академия укучылар өчен спорт һәм белем дөньясына ишекләр ачты.

Ә кич белән академиянең "Академия" концертлар залында дөньяның легендасы «Пеле. Легенданың тууы» турында кино күрсәтү булды.