Идел буе академиясенең Гыйльми утырыш залында өстәмә белем бирү үзәгенең җитәкчесе, биология фәннәре кандидаты, доцент Татьяна Кирилловага алмашка биология фәннәре докторы Эльвира Румянцева килде.
Татьяна Георгиевага академия ректоры Йосып Якубов тарафыннан бары җылы фикерләр генә әйтелде. Ректор өстәмә белем бирү юнәлешенә керткән өлешне бәяләде һәм уңышлар теләп рәхмәт хаты тапшырды.
Өстәмә белем бирү үзәгенең яңа җитәкчесе Эльвира Румянцева, ул Казанга Башкорт физик тәрбия институтына килгән. Ул анда фәнни эш һәм инновацияләр буенча директор урынбасары булып торган. Эльвира Римовна спорт физиологиясе өстендә эшли, 130 фәнни эше бар. Аның тарафыннан спортта сәламәтлекне саклау һәм спортсмен инвалидларга физик күнегүләр буенча фәнни эшләр булдырылган. Фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәләре командалар һәм сәламәтлекләре чикле спортсменнарны хәзерләүдә кулланылыш тапкан.
«Үзәктә салынган теоретик һәм практик фундамент дөнья базарында өстәмә белем бирү позициясен ныгытырга тиеш, - дип мөрәҗәгать итте яңа җитәкчегә Йосып Якубов. – Эшчәнлек фронты киң, Татарстанда физик тәрбия өлкәсендә генә 9 меңнән артык хезмәткәр бар, без бар Рәсәй өчен эшлибез».



