Идел буе академиясенең кабул итүе финишка якынлаша. Бүген исә  «Физик тәрбия һәм һәм спорт» профиле буенча көндезге һәм читтән торып укучы абитуриентларның документларны кабул итү төгәлләнә. Магистрантлар 20 нче июльгә кадәр тапшыра. Быел исә бюджет урыннары  25%ка артты.

 «ЧЕМПИОННАР КОМАНДАСЫ» рәтенә бас

Махсус уку йортларын тәмамлаучылар 13 нче июльдән кабул итү имтиханнарын бирә. Беренче имтихан – биология. 17 нче  июльдә рус телен тапшыралар.  18 нче июльдә “сайлап алу спорты” буенча практик күнекмәләр имтиханы уза. Физик тәрбия факультеты өчен практик имтихан 19 нчы июльдә башкарыла. 20 нче июльдә гомуми физик хәзерлек имтиханнарын спорт факультеты абитуриентлары тапшыра.

«Сайлап алу спорты буенча» профиль буенча 360 студентка бюджет урыны каралган. «Физик тәрбия белем бирү», «спорт менеджменты» һәм «адаптив физик тәрбия буенча» профильләре буенча – резервта 40 бюджет урыны бар.

Документларны кабул итү түбәндәге адрес буенча: Казан, Универсиада авылы, 35. Яки он-лайн режимда рәсми сайтта www.sportacadem.ru «Абитуриентка» бүлегендә тапшырырга була.

ЙОСЫП ЯКУБОВ: «ИДЕЛ БУЕ АКАДЕМИЯСЕ – ЧЕМПИОННАР ӨЧЕН БЕЛЕМ АЛУ УРЫНЫ»

«Без Казанда эш башлаганда академиягә югары квалификацияле абитуриентларны җәлеп итү кыен иде, – дип сөйли спорт Академиясе ректоры Йосып Якубов. – Хәзер моның белән проблема юк. Вузны спорт мөхитендә таныту өчен Бөтенрәсәй универсиадасы мөһим роль уйный. Потенциаль абитуриентлар безгә киләләр, үзләренең үсеше өчен һөнәри белгечләр эшли торган югары шартлар булу якларын карыйлар».

Бездә зур география. Бүген вузда Россиянең 72 регионы һәм 15 чит илдән укучы санала. Кабул итү кампаниясе кысаларында Россиянең 52 регионыннан абитуриентлар гариза бирде, география тагы да зурая. Туган якларына кайткан укучылар да үзләренең алган тәэсирләре белән бүлешәләр, уку һәм күхнекмәләр алу шартлары турында сөйлиләр.

Без ирешкәннәрдә туктап калмыйбыз. Кафедра җитәкчеләре, тренерлар составы үзләренең спорт төрләре буенча студентларны җәлеп итәләр. Без хәзерге көндә Россиянең спорт вузлары арасында матди база гына түгел, уку-укыту буенча лидерлык урынын алып торабыз. Бу исә, беренче чиратта, тренерлык эшчәнлеге өчен кирәк. Аларның белеме сыйфатлы, үзләре чемпион булсын!

ЛЮБОВЬ БОТОВА: «БЕЗНЕҢ АКАДЕМИЯГӘ БАШКА РЕГИОННАРДАН ТРЕНЕРЛАР ЫШАНЫП ТАПШЫРА»

«Безнең  округта Пензаның гимнастика буенча көчле мәктәбе бар, - дип сөйли гимнастика кафедрасының җитәкчн вазыйфаларын башкаручы Любовь Ботова. – Моннан тыш без төрле регионнарда профориентация эше алып барабыз. Бездә спортсменнар Тольятти, Башкортостан, Удмуртия, Чувашииядән бар. Хәзер безгә Барнаулдан Денис Юров укырга керәчәк. Моннан тыш, Максим Синичкин белән Александр Чичеровны җыелма команда составында күрергә өметләнәбез.

Әйтергә кирәк, күп кенә тренерлар укучыларын бнездәге академиягә җбибәрәләр. Чөнки тренерларның да укучыларның алдагы карьера коруында әһәмияте зур. Безнең кафедраның инфраструктура, яшәү өчен шартлар алдагы эш өчен зур уңайлывклар тудыра, укучылар укуларын тәмамлап, белгечлек алып тренерлык эшчәнлекләрен бездә дәвам итәләр».

МАКСИМ ДЕДЛОВСКИЙ: «ЕВРОПА ЧЕМПИОНАТЫННАН ПРИЗЕР КӨТӘБЕЗ»

Академиянең йөзү буенча җыелма командасы төп тренеры Максим Дедловский Җәйге Бөтенрәсәй универсиадасының уңышларыннан соң шатлыгын бүлешә: «Быел йөзү бүлеге су спорты кафедрасына әвереләчәк. Әлегә цифрлар – 25 студент. Кабул ителгән документлар саны сөендерә -  профильгә урынга 2-2,5 кеше. Без дүртенче ел инде ярышларда катнашу буенча югары урын тотабыз. Европаның беренчелек ярышлары призеры да безгә документларын биреп, укырга керер дигән өметтә, фамилиясен әлегә әйтмим, ул укырга имтиханнарсыз керәчәк.

Циклик спорт төрләреннән җиңел атлетика буенча укырга теләүче укучылар да күп. „Без хәзер җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләрдән академия командасын булдырырга телибез“, – дип билгеләде җиңел атлетика җыелма команданың төп тренеры Сергей Боровик.

Җиңел атлетика буенча чемпионка Чебоксардан Раисия Иванова үзенең шәһәрендә мөмкинчелек булсуга карамастан, Идел буе академиясенә укырга кергәненә сөенә генә. Безнең мәгълүматлар буенча, аның шәһәреннән  Виктория Морозова 800 һәм 1500 метр дистанциядә чыгыш ясаучы магистратурага укырга керәчәк.

ВОЛЕЙБОЛ – ГАИЛӘ ЭШЕ

Документларын академиягә укырга бирүчеләр арасында Алинә Подскальная бар. Алинәнең Юлия Подскальнаяның кече сеңлесе, ул элегрәк „Динамо-Казан“ командасында уйнады. Акадмиядә данлыклы фамилияләр дә яңгырый. Никита Лясов — олимпия чемпионы, экс-уенчы „Зенит-Казан“ Алексей Обмочаевның энесе, Святослав Бярда – танылган волейбол уенчысы Богумила Бярданың абыйсы.

Узган елны чыгарылыш укучысы Лоран Алекно – танылган тренер Владимир Алекноның улы. Аларның күп вузларны сайлау мөмкинлеге булса да, Казанны беренчел күрде. Хәзер академиядә белем алырга Станислав Антонов күчәчәк, ул Югары лига А  Академия-Казан“ өчен уйнады.

https://www.business-gazeta.ru/article/388450