12 нче июльдә Идел буе спорт һәм туризм академиясенә физик тәрбия һәм спортка бюджет урыннарына аитуриентларны кабул итү төгәлләнә.
Урта махсус белем бирү уку йортларыннан килеп югары белем алырга теләүчеләр өчен кабул итү имтиханнары 13 нче июльдә башлана. Беренчесе– биология. 17 нче июльдә рус теленнән имтихан була. 18 нче июльдә сайлап алу спорты буенча абитуриентлар практик күнекмәләрдә катнашачак. Физик тәрбия факультеты өчен гомуми физик тәрбия буенча имтихан 19 нчы июльдә була. 20 нче июльдә спорт факультеты өчен үтәчәк.
Әйтергә кирәк, быел Идел буе академиясендә бюджет урыннары 25%ка артты. «Сайлап алынган спорт төре буенча спорт күнекмәләре» профиле өчен көндезге бүлеккә 360 студент-бюджетка кабул ителә. «физкультура белеем бирү», «спорт менеджменты» һәм «адаптив физик тәрбия» профильләре буенча – резервта 40 бюджет урыны исәпләнә.
Докуменитларны кабул итү Идел буе академиясенең уку-лаборатор корпусында түбәндәге адрес буенча: Казан, Универсиада авылы, 35. Яки он-лайн режимда рәсми сайтта www.sportacadem.ru Абитуриентка бүлегендә.



