«Безнең Татарстан» VIII республика яшьләр форумы финалист һәм призерлары булып академия студентлары һәм магистрантлары калды.

Билгеле булганча, яшьләр форумы сигезенче тапкыр уздырырла, һәм анда проектлар һәм идеялар белән чыгыш ясыйлар. Үзеңнең проектың белән форумда катнашырга 14 - 30 яшьтән катнашып була. жюри проектларга бәяләмә бирә һәм әлеге эшләр белән шәхси инвесторлар һәм дәүләт стркутура җитәкчелеге дә танышырга тиеш. Финал этапка узып, 10 мәйданда сайлап алу узачак.

Идел буе академиясе «Спорт территориясе» мәйданында тәкъдим ителде. 80 проект тапшырылды. Аларның 25е генә финалга узып, идеялары экспертларга һәм форум кунакларына тәкъдим ителә. «Спорт территориясе» проекты белән Линар Шакиров, «Мобиль мәйданчык «Stepup» (паркур өчен) һәм трио Роман Терзиян, Заур Гибадуллин һәм Гөлназ Агеева  «Казанның сәүдә үзәкләрендә спорт шоу» проектын тәкъдим итте.

"Эшмәкәрлек территориясе" мәйданныда финалга спорт-экскурсия маршруты «АЛГА» чыкты, әлеге проектта  Алена Анисимова Заур Гибадуллин һәм Гөлназ Агеева белән бергә эшләде.

Академиянең дүрт проекты финалга гына узу түгел, призерлар рәтенә керде. Икесе икенче урынга лаек. «Спорт территориясе» белән Мария Рязанова экспертларны шаккаттырса, «Без бергә!» идеясы белән Юлия Сафиканова һәм Руслан Ибрагимов «Волейбол» проекты белән үзенә җәлеп итте.

 «Яшьләр территориясе» проекты авторлары магистрант Заур Гибадуллин, Ул  Гөлназ Агеева һәм Данир Ислямов белән проект хәзеорләде һәм бронза җиңү алды!  

Өченче урынга  Алина Галимова портфолиосы һәм аның укытучысы Валерий Сморчков лаек булды. «Эшмәкәрлек территориясе» авторы #Айданарыбалку проектын тапшырды.