1/8 финал алдыннан 29 нчы июньдә Казанда Идел буе академиясе футбол буенча белгечләрне җыячак. Фәнни-гамәли конференция кысаларында  чит ил белгечләре футбол резервы, хөкемдарлык системасы, футбол мәктәпләрендә икътисади модельләр, шулай ук дөрес туклану һәм уенчыларның медико-биологик аспектлары мәсьәләләрен тикшерәчәкләр.

Конференция эшен  Россия футбол союзаы җитәкчесе Александр Алаев ачып җибәрә, докладлар белән пленар утырышта СССР футбол буенча  спорт мастеры Владимир Афанасьев, Россиянең атказанган футбол тренеры  Марк Рубин Россиядә футбол резервы турында сөйли, ә Иван Данильянц Казан «Рубин» футбол клубы үсеше, НСФЛ футбол клубы президенты Андрей Стукалов студентлар футболы үсеше турында чыгыш ясый.

Футбол сөючеләр даирәсен чит ил спикерлары чыгышлары да кызыксындырачак. Алар арасында Ле Панс (Франция) бар. Аңа нигез салучы Бенедикт Ле Панс үзенең туклану буенча авторлык методикасы белән бүлешәчәк. Аның коллегасы, футбол фитнес-тренер Томас Табти ничек яхшы футбол уенчысы булу серләренә төшендерәчәк.

«Россия һәм Казанда дөнья чемпионаты узганда шундый фәнни конференция узуына без шатбыз, - дип сөйли фәнни эш һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор, профессор Фирүзә Зотова. - Футбол төрлечә күренеш. Ул зур спорт, зур бәйрәм, һәм сәясәт. Футбол мәйданнарында прогрессив технологияләр арта. Пленар утырыш һәм конференция секциясе белән читтән торып та танышып була. Без конференциянең докладлар җыентыгын булдырдык, ул РИНЦка да кертеләчәк (Фәнни цитирование индексы)».