«Идел» әдәби-яшьләр журналының махсус июнь саны Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә багышланган.

Бу әле информацион платформада спорт темасына махсус нәшер итүдә беренче адым», - дип сөйли журналның рус версиясе редакторы Айсылу Хафизова.  – Идел буе академиясе – «спорт» турында гына түгел. Вуз – талантлы яшьләр, булачак профессионаллар һәм югары  квалификацияле  белгечләр. Алар спортта, фәндә, медицина, иҗатта сынала.

Бу исә сәнгать телендә үзең турында сөйләү дә. Универсиада-2013не Казанда үткәрүгә гаризаны биргәнгә ун ел узган. Әлеге вакыйга шәһәрне үзгәртте, бар өлкә дә үзгәреш кичерде. Ә Идел буе академиясе – Бөтендөнья уеннары уздыруның төп мирасчысы.

Гомумән алганда, академияне 3D-форматта яктырту булды. Шуңа да «Идел» июнь санында Идел буе академиясе ректоры Йосып Якубов белем бирү технологияләре турында сөйли; Россия теннис Федерациясе президенты Шамил Тарпищев чемпионнар хәзерләү базасы темасын яктырта; экскурсовод Лилия Калимуллина Казан тарихы, Россиядә физик тәрбиягә нигез салучы Петр Лесгафт турында кыска экскурс алып бара.

Грандиоз футбол вакыйгасы номерда төп тема студент-волонтерлар турында. Монан тыш, «Идел» битләрендә профессор Сергей Евсеев белән интервью –адаптив спорт турында сөйли, Идел буе академиясе студенты күзлегеннән киберспортка карата мөнәсәбәт һәм башка кызыклы материаллар. Номер каһарманыннан башка ничек булсын ди! Үзе исә батыр көрәшче Габдыжалил Сөләйманов – сәләтле кеше бар җирдә дә сәләтле!

Әдәби блок Казан һәм Мәскәү язучыларның спорт турында язылган әсәрләре. Казан шагыйре һәм  прозаик Филипп Пираев шахматистлвар турында, Мәскәүдән Раул Мир-Хайдаров грузин футболы, танылган Мәскәү сценаристы Илья Рубинштейн футбол турында яза. Блокта һөнәри булмаган авторлар, спортсмееннар да бар.

«Идел» Идел буе академиясе белән берлектә сезнең спорт турында белмәгәннәрне дә җиткерә!