«Алгарыш» программасы буенча ТР хөкүмәте буенча 2018 нче елның октябреннән Латвия академиясенә укырга гимнастика һәм көрәш теория һәм методика кафедрасы доценты Любовь Ботова китәчәк.
Иң электән үк «Алгарыш» программасының инициаторы булып ул вакытта республиканың премьер-министр постында Рөстәм Минниханов иде. Программа конкурс нәтиҗәсендә укытучылар һәм фән хезмәткәрләренә теләктәшлек итә. Грант белем алу, тору, туклану, уку әсбаплары, билет белән булыша. Әйтергә кирәк, гомуми сумманың 10 процентын Идел буе академиясе бирә.
Спорт педагогикасы Латвия академиясенә (LASE) 1921 нче елда нигез салынган, хәзерге көндә Латвиядә спортка хәзерли торган бердәнбер вуз. Әлеге академиядә түбәндәге белгечлекләр хәзерлиләр: физик тәрбия укытучысы, спорт менеджеры, актив туризм менеджеры, физиотерапевт и һәм башкалар. Университетта югары белемне инглиз телендә алалар.
Любов Ботованың әлеге уку йортын сайлавы да шуңа бәйледер, анда функциональ диагностика һәм дә гимнастика кафедрасы бар.
- Минем Латвия академиясен сайлавым да шуңадыр, анда кинезиология буенча яхшы лаборатория бар (хәрәкәт турында фән). Безнең кафедра эшчшнлегендә дә хәрәкәтнең принципларын һәм закончалыкларын белү бик зарур. Россиядә биомеханиканы өйрәнәләр, Көнбатышта биомеханика кинезиологиянең төп өлеше булып тора. Монда хәрәкәтнең механик кына түгел, физиологик һәм психологик нигезләрен дә өйрәнәләр. Бу безнеңкафедра, коллектиның эшчәнлеге өчен дә бик файдалы, чөнки безнең уку йорты белән электән үк багланышлар көчле. Кинезиология белгече Анна Зуша белән дә сөйләшү булачак. Алардагы методика, җиһазларны өйрәнү, тикшеренү һәм фәнни ачышлар ясау максат итеп тотыла. Мине бигрәк тә стабилометрик платформалар кызыксындыра, алар ярдәмендә тигезлекне саклау һәм хәрәкәтнең видеоанализын өйрәнеп була. Бездә әлеге платформа булса да, Ригада ул көчлерәк. Әлеге җиһазның безнең лаборатиядә булуы үзебезнең уку һәм фәнни программаларга, методикага да кертәчәкбез.



