Физик тәрбия факультетының беренче курс магистранты Заур Гибадуллин  №329 «Россия Федерацияснең физик тәрбия һәм спорт турында» өлешчә адаптив физик тәрбия һәм спорт турында федераль законга үзгәрешләр кертү буенча проект эшләде.

- Бүгенге көндә законның әлеге өлешә искечә кала бирә, бүгеге көн таләпләренә туры килеп бетми, - дип сөйли Заур. – Проектны мин кафедра укытучылар белән берлектә, өлешчә Гөлназ Фаритовна (авт. иск. Агеева) һәм адаптив физичк тәрбия һәм тормыш куркынычсызлыгы кафедрасы җитәкчесе  Лариса Анатольевна (авт. иск. Парфенова) белән эшләдек.

Идел буе магистрантының эшен ТР Дәүләт Советы социаль сәясәт комитеты председателе Светлана Захарова үз җитәкчелегенә алды. Чыгышлар буенча (һәр конкурсант проект буенча кыска вакытлы чыгыш хәзерләде) Заурның закон буенча тәкъдиме иң яхшы җиде закон проекты эченә керде. Алар үз чиратында нәтиҗә утырышта ТРның Дәүләт Советы урынбасары председателе Римма Ратникова һәм Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатларына тәкъдим ителәчәк. Тыңлаучылар арасында легендар ватерполист Ирек Зиннуров та бар иде.  

- Алар минем тарафтан җибәрелгән проектка югары бәя бирделәр һәм әлеге юнәлештә эш барачагын эйттеләр. Әлеге законопроектны федераль дәрәҗәгә күтәреп булыр дигән ышанычта калам. Моннан тыш фәнни җитәкчем белән фәнни басма журналга мәкалә әзерлибез.