Узган пәнҗешәмбедә Идел буе академиясендә Гыйльми утырышта вуз өчен мөһим вакыйга булды. Утырыш алдыннан академия ректоры Йосып Якубов медико-биология фәннәре кафедрасы җитәкчесе Андрей Назаренкога доцент аттестаты таапшырыды. Совет бертавыштан Назаренконы кафедра җитәкчесе булырга сайлады.

Искә төшерик, Андрей Назаренко кафедра җитәкчесе вазыйфаларын өч ел дәвамында фәнни җитәкчесе, профессор Абдулахат Чинкинннан соң үти. Юсуп Диганшеевич билгеләвенчә, ул үзен энергияле яшь галим итеп күрсәтте.   

Уку-укыту эшләре проректоры Алмаз Галимов хәбәр итүенчә, 3 нче май кафедра утырышында Андрей Назаренко башкарылган эшләргә отчет ясады һәм алдагы елларга куелгпн план максатларын җиткерде. Алмаз Мирзанурович бер факктны билгеләде, бүгенге көндә Андрей Назаренко – академиядә укыту пособиеләре ФУМО грифы белән басылган бердәнбер укытучы. Гыйльми утырыш сәркатибе билгеләвенчә, биш ел дәверендә Назаренко 9 укыту пособиясе һәм 82 фәнни эш язган, аларның 30ы алдынгы рецензиядә басылган.

Үзе исә кандидат Гыйлми утырышка мөрәҗәгатендә барлык уку аудиторияләрен физиология, анатомия дисциплинааларына яраклаштырып,  җиһазландыдырга теләвен әйтте.   

- Без медико-биологик блок булдырып, укучыларның максималь белем алуын телибез.

Программаның икенче пункты исә Назаренко медико-биология фәннәре буенча магистратура ачу турында хыяллана:

- 15-20 бюджет урыны булыр дип өметләнәбез. Безнең чыгарылыш укучылары  физиология, биохимия, спорт медицинасы ягыннан көчле тренерлар булып чыгуын телибез.  

- Без тагы да күбрәк бердәм фәнни эшчәнлекләр алып барырга һәм алгарны спортсменарны өйрәнүдә һәм хәзерләүдә кулланырга тиешбез.

Ректор сайлаудан соң шуны билгеләде:

- Андрей Сергеевичны  яңа вазыйфага күчүе белән котлыйбыз һәм фәнни уңышлар телибез.