Идел буе академиясе студенткалары Дарья Малыхина һәм Ольга Чумарова туризм өлкәсендәге «Яшьләр туристик проекты – 2018» проектлар чемпионатында лауреат булдылар, әлеге проект Россия дәүләт туризм һәм сервис университеты тарафыннан һәм рәсми партнерлыкта РФнең Сәүдә-иктисад палатасы тарафынан оештырылды.
Чемпионатның иң яхшы проектлары түбәндәге дүрт номинациядә билгеләнде: «Туризм һәм кунакханә эшендә Стартап»; «Туризм һәм кунакханә эшендә фәнни проект»; «Туризм һәм кунакханә эшендә социаль проект»; һәм «IT технологияләр өлкәсендә проект».
Конкурска 150 проект кабул ителде, ә икенче этапка 48 яхшы эш алынды. Алар арасында сервис һәм туризм факультеты студентлапрыннан проект бар.
Дарья Малыхина «Туризмда инклюзия» проекты (фәнни җитәкче сервис һәм туризм кафедрасы профессоры Зөлфия Сафина), Ольга Чумарова - "Футбол могҗизасы: кулисалар артында" (фәнни җитәкче сервис һәм туризм кафедрасы доценты Лада Розанова).
«Туризмда инклюзия» - сәламәтлегендә кимчелекләре булганнар өчен туристик программа. Авторның планы буенча бер партнер Идел буе академиясе булырга тиеш.
"Футбол могҗизасы: кулисалар артында“– Казанның футбол стадионы буенча туристик маршрут. Экскурсия «Казан-арена» һәм «Рубинга». Проект сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлгән.
Нәтиҗәдә Дарья белән Ольга чемпионат лауреатлары исемлегенә керде, ә приз итеп профильле Прага, Карловых Вар һәм Дрезденда стажировка узу мөмкинлеге алдылар.



